«Элемтә турында» Федераль закон таләпләре нигезендә, универсаль хезмәт күрсәтү таксофоннары ашыгыч оператив хезмәтләргә түләүсез керә алалар. Моннан тыш, 2019 елдан башлап барлык кулланучылар да Россия телефон элемтәсенең фиксацияләнгән һәм күчмә челтәрләре абонентлары белән элемтә өчен универсаль хезмәт күрсәтү таксофоннарыннан телефон хезмәтеннән бушлай файдалана алалар.