Бүген, 22 май көнне, Балтач муниципаль районына «Ярдәм янәшә!» хәйрия акциясенең икенче траншы килде. Акция кысаларында Балтач районында яшәүче 505 кеше азык-төлек җыелмалары алачак.
Фургон килүгә үк волонтерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары җыелмаларны бушата башладылар, ә аннан соң адреслар буенча азык - төлек таратуга керештеләр.
Исегезгә төшерәбез, масштаблы «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында 6 категория гражданнарга мондый ярдәм күрсәтеләчәк.