2020 елның 24 маенда төнлә һәм көндез урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда яшенле яңгырлар һәм 16-21 м/с көчле җил көтелә.
Болытлы, көндез аязучан болытлы. Төнлә яңгыр.Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Аерым районнарда яшен. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба 7-12 м/с, урыны белән 16-21 м/с кадәр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә +6..+10˚. Көндез максималь һава температурасы +15..+18˚.