Азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның әзерлеген тикшерү

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 21 май көнне, Балтач районында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2020 елгы азык әзерләүгә һәм стационар эретмә төеннәре әзерлеген тикшерү узды. Авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Хатыйф улы Габбасов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Мулланур улы Нигъмәтҗанов һәм башка җаваплы затлар составындагы комиссия бәяләде.

Белгечләр «Кама» АХҖК, «Активист» АХҖК, «Якты юл» ҖЧҖ, «Арбор» ҖЧҖ, «Труд» ҖЧҖ, «Дуслык» ҖЧҖ, «Сосна» ҖЧҖ һәм Тимирязев исемендәге ҖЧҖдә азык җыю комбайннарының әзерлеген, пресс-җыю агрегатларының әзерлеген һәм автоүлчәүнең төзеклеген тикшерделәр.

Тикшерү барышында оешмаларда куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше, янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар булу, шулай ук хезмәт өчен түләү һәм терлек азыгы әзерләүдә мәшгуль хезмәткәрләрне матди кызыксындыру турында нигезләмә исәпкә алынды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Дуслык» ҖЧҖ алды, икенче урында - «Активист» АХҖК, өченче урында - «Труд» ҖЧҖ.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International