Балтач муниципаль районы халкын «Сугыш образлары» Бөтенроссия проектында катнашырга чакырабыз. Проект Бөек Ватан сугышы чорының уникаль фоторәсемнәре нигезендә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы (РДАКФД), РОСФОТО, Мәскәү Мультимедиа-Арт музее, Россия Мәдәният Фонды һәм Җиңү музее белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Бу хәзерге Россиядә фронт фотокорреспондентларының беренче киң һәм структур эш җыелышы, алар арасында Евгений Халдей, Борис Кудояров, Эммануил Евзерихин, Иван Шатин, Яков Халин һәм башка бик күпләр бар.
Хәзерге вакытта проектның электрон базасында ике меңнән артык фотография урнаштырылган. Проектка барлык теләүчеләр дә кушыла ала, үз гаиләләренең геройларының фотосурәтләрен Образывойны.рф сайтына шәхси архивлардан кертергә мөмкин.
Проект Җиңүнең 75 еллыгына багышланды һәм ул азатлыкны һәм бәйсезлекне саклап калган солдатларыбызның чиксез батырлыгы таныклыгын киң аудиториягә җиткерергә тиеш.