19 май көнне районның терлекчелек өлкәсендәге 4 айлык эшчәнлеккә йомгаклар ясалды.
Нәсел эшенең торышы буенча Кәримов Нияз Нәзир улы чыгыш ясады. Терлекчелек эшләре буенча 2020 нчы елның 4 аена нәтиҗә ясау буенча Рәхимуллин Хәлим Әгълулла улына сүз бирелде. Хуҗалыкларда ветеринар-санитария торышын Ветеринария берләшмәсе башлыгы Исрафилов Алмаз Зөлфәт улы яктыртып үтте. Авыл хуҗалыгында эшнең торышы буенча Балтач муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәбиуллин Фирдәүс Рафаил улы чыгыш ясады. Шулай ук терлекчелек тормагында эшләүчеләргә Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин да үз сүзләрен җиткерде.
Балтач районы терлекчелек тармагы нинди торышта булуын күзаллау өчен киңәшмәдә яңгыраган саннарга күз салыйк.
Узган елга караганда мөгезле эре терлек баш саны 2 %ка, дуңгыз 10 %ка, ат 2 %ка, бозау алу 2 % ка, сөт җитештерү 11 % ка, ит җитештерү 5 % ка күбрәк, мөгезле эре терлек һәм дуңгыз үлеме кимеде. Шул ук вакытта җитешсезлекләр дә бар: дуңгыз баласы алу апрель аенда 195 башка, ел башыннан 239 башка кимрәк булды, колын алу узган елдан 12 башка кимрәк. Дуңгыз ите белән ат ите җитештерү дә кимеде.
1 майга район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 39024 башка җитеп, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 580 башка күбрәк, ел башыннан 1466 башка артты.