ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан ишегалларының план-схемалары апрель һәм май айларында dvor.tatar сайтында ачык тикшерүләр, фикер алышулар өчен урнаштырылган иде. «Безнең ишегалды» программасының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән иң мөһим принципларының берсе – халык фикерен исәпкә алу. Шуңа күрә бүгенге  эпидемиологик вазгыять шартларында төзекләндерү проектлары буенча читтән торып җәмәгать фикер алышулары оештырылды.

Тэги: #БезнеңИшегалдыТатарстан

19
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек тармагын цифрлаштыру башланды. Татарстанның һәр районында алдынгы цифрлы технологияләр кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнде. Бу хакта бүген барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган эшлекле киңәшмә барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Апрель аенда район башлыгы Р.Р. Нотфуллин үткәргән видео аша кабул итү вакытында депутат В.И. Манашева Югары Ушмадан Урта Ушмага юлны төзекләндерү турында сорау бирде. Бу грунт юлы буйлап елга аша мәктәп укучылары, терлекчеләр, фельдшер йөри. Шул ук көнне урынга чыгып, ничек яхшырак эшләргә дигән мәсьәләне хәл иттеләр. Бүгенге көннән үк эшләр башланды.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 20 маенда төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15-18 м/c кадәр җитәргә мөмкин, көчле яңгыр.

Балтач гимназиясе һәм урта мәктәп базасында "Татпотребсоюз" һәм район кулланучылар җәмгыяте белән берлектә мәктәп кооперативлары оештырылды.


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 19 маенда көндез һәм кич урыны белән көчле яңгыр, яшен, боз, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көньяктан 15-20 м/с, аерым районнарда 24 м/с га кадәр (Казанда - 15-20 м/с) җил көтелә.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге» ДАССОсы «Мин төгәл беләм» yatochnoznayu.ru. дигән яңа профилактик сайт эшен башлап җибәрде.

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Кеше тормышы гаиләдән башлана, биредә аның шәхес буларак формалашуы бара.

Бу көнне Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ЗАГС бүлеге белән берлектә Зариповлар һәм Сөләймановлар спорт династияләрен котлады. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Зариповлар гаиләсе марафон (42 км 195 м.) йөгереп үтте, Сөләймановлар гаиләсе Балтач районының Советлар Союзы Геройлары һәм Россия Герое мемориаллары урнашкан торак пунктлар аша велоузыш ясады.

Табигатьне саклау, яшәртү уңаеннан һәм Бөек Җиңүнен 75 еллыгын истә тотып Әтнә авылының иске мәктәп урыныда 75 төп, Пыжмара авылы Сабантуй ял паркында шулай ук 75 төп чыршы үсентеләре утыртылды.

 

Нормабаш авылында улы Нәкыйп, килене Сәлимә һәм онык-оныкчыклар белән шатланып гомер итүче Әдибә Гыйлметдинова үзенең матур бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Рамил Нотфуллин бүләкләрен тапшырып Норма җирлеге һәм Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчеләре тәбрикләде, озын, хәерле гомер теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International