Апрель аенда район башлыгы Р.Р. Нотфуллин үткәргән видео аша кабул итү вакытында депутат В.И. Манашева Югары Ушмадан Урта Ушмага юлны төзекләндерү турында сорау бирде. Бу грунт юлы буйлап елга аша мәктәп укучылары, терлекчеләр, фельдшер йөри. Шул ук көнне урынга чыгып, ничек яхшырак эшләргә дигән мәсьәләне хәл иттеләр. Бүгенге көннән үк эшләр башланды.