ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2020 ел
якшәмбе

Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү кысаларында, аны үткәрүдә сезнең катнашу мөмкинлеге турында җиткерәбез. Гражданнарның фикерләрен анализлау нәтиҗәләре буенча безнең оешманың эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.


16
май, 2020 ел
шимбә

2020 ел 15 май көнне Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары Ринат Әзһәр улы Абдуллин һәм Айназ Алмаз улы Ярмиев катнашында киңәшмә үткәрде.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


15
май, 2020 ел
җомга

Халыкара гаилә көне кысаларында 15 май көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы гаилә парларын өйләренә барып котладылар. Бүлекчәдә 11 гаилә парына социаль хезмәт курсәтелә.

 

Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган тууны теркәү тантанасы узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклару ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 659 млн. сумнан артык.

Балтачның «Наз» үзәгендә күп еллар инде Нина һәм Павел Сидоровлар эшли. Социаль хезмәткәр Нина Тихоновна 17 ел үз карамагындагы кешеләргә ышанычлы ярдәмче булып тора. Ул белемле һәм җаваплы хезмәткәр. Социаль өлкәдә 14 ел хезмәт стажы булган Павел Пантелеймонович машина йөртүче булып эшли һәм «Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыруны тәэмин итә. Әти - әнисе юлыннан Сидоровларның олы кызлары - Людмила да китә. Менә инде дүрт елдан артык ул, әнисе кебек үк, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтә, һәркем белән уртак тел таба белә. Сидоровлар-тыйнак, хезмәт сөючән, җаваплы, ышанычлы кешеләр. Нәкъ менә шундый хезмәткәрләр безнең коллективның төп үзәге булып тора да инде.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Сидоровлар гаиләсенә коллектив исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

 

Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды.  

Халыкара гаилә көне кысаларында 15 май көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы гаилә парларын өйләренә барып котладылар. Бүлекчәдә 11 гаилә парына социаль хезмәт күрсәтелә.

 

Май башына Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда яклау чараларын күрү өчен билгеләнгән 132 эретмә узелы төзелде һәм куллануга тапшырылды. Майда тагын 29 стационар эретмә узелын куллануга тапшыру планлаштырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International