Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган тууны теркәү тантанасы узды.
Шунысы куанычлы, Илдар һәм Җәмилә Абдуллиннар гаиләсендә бәйрәм алдыннан туган малай гаиләдә тугызынчы. Баланы бабасы хөрмәтенә Равил дип атадылар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова зур һәм тату гаилә башлыгын котлады, туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.