«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге» ДАССОсы «Мин төгәл беләм» yatochnoznayu.ru. дигән яңа профилактик сайт эшен башлап җибәрде.
Сайтта мөмкин:
- ВИЧ-йогышы турында актуаль мәгълүмат алырга;
- сораулар бирергә һәм СПИД Үзәге белгечләренең эксперт бәяләмәсен алырга;
- буклетлар һәм видеороликлар карарга.
ВИЧ-йогышы турында халыкка мәгълүмат бирү дәрәҗәсен бәяләү өчен сайтта онлайн-анкета урнаштырылган.
СПИД үзәге тарафыннан #мояистория+ акциясе старт алды. СПИД Үзәге хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре һәм гади кызыксынган затлар ВИЧ белән авыручы кешеләрнең йогышлану тарихы һәм тормышы турында сөйлиләр. Тарихлар ВИЧ-йогышы проблемасына кагылышлы реаль кешеләр нигезендә әзерләнгән һәм зарарлану юллары һәм куркынычсыз үз-үзеңне тоту турында мәгълүматлылыкны арттыруга юнәлдерелгән. Шушы акциягә кушылырга чакырабыз, Instagram социаль челтәрендә #мояистория+ #центрспидрт #яточнознаю хештеглары белән йогышлану тарихын куярга тәкъдим итәбез.