Балтач гимназиясе һәм урта мәктәп базасында "Татпотребсоюз" һәм район кулланучылар җәмгыяте белән берлектә мәктәп кооперативлары оештырылды.
Балтач урта мәктәбе базасында оешкан "Уңыш" кооперативын тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова кураторлык итә. 20 укучыдан торган коллективны биология фәне укытучысы Гүзәлия Фазылҗанова җитәкли. Кооператив үзенә махсус җир бүлеп алды. Бирегә алар "Татпотребсоюз" һәм район кулланучылар оешмасы аша кайтарылган кәбестә һәм суган утыртты.