15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Кеше тормышы гаиләдән башлана, биредә аның шәхес буларак формалашуы бара.
Бу көнне Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ЗАГС бүлеге белән берлектә Зариповлар һәм Сөләймановлар спорт династияләрен котлады. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Зариповлар гаиләсе марафон (42 км 195 м.) йөгереп үтте, Сөләймановлар гаиләсе Балтач районының Советлар Союзы Геройлары һәм Россия Герое мемориаллары урнашкан торак пунктлар аша велоузыш ясады.