ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы катнашында Балтач районы эшмәкәрләре белән видеоконференция форматында киңәшмә узды

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Бүген, 20 май көнне, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы катнашында Балтач районы эшмәкәрләре белән видеоконференция форматында киңәшмә узды. Киңәшмәдә "Ак Барс" Банк ГАҖ кече бизнес дирекциясе директоры Мотыйков Илнур Камил улы һәм "Россельхозбанк" АҖ кече һәм урта бизнес клиентлар белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Хәбибуллин Ленар Рамил улы чыгыш ясадылар.

Эшмәкәрләр экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Шулай ук, Эшмәкәрлеккә ярдәм итү Фондының төбәк вәкиле Зәйнуллин Рүзәл Фәрит улы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International