Татарстанда бүген 5G челтәре тулысынча эшләми, һәм аны коммерция ягыннан тарату турында сөйләргә иртә әле: кулланучылар базары гамәлдәге техник чаралар (телефоннар, ноутбуклар, планшетлар һ.б.) кебек сигналны күпләп кабул итәргә әзер түгел — алар мондый сигналны кабул итә алмый.
Татарстан Республикасында беренче тапкыр 5G челтәрен 2018 елда ике шәһәрдә - Казанда 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты һәм Иннополиста сынадылар. Практика технологияләр куллану кирәклеген күрсәтте, бигрәк тә Интернет һәм виртуаль чынбарлык (VR) өлкәләрендә, алар өчен мәгълүматларны тапшыруның тизлеге һәм ышанычлылыгы мөһим.
5G челтәрләренең вышкалары ике ешлык диапазонында эшләячәк: 4,800−4,990 МГц һәм 25,25−27,5 ГГц. Хәзер Россиядә алдагы буын кәрәзле элемтә ешлыкларын (2G, 3G һәм 4G) — 800-900 МГц, 1,8−1,9 ГГц, 2,1 ГГц, 2,5 ГГц диапазоннарын куллану мөмкинлеге өйрәнелә. Шул ук вакытта 5G вышкалары нурланышының егәрлеге гамәлдәгеләргә караганда күбрәк булмаячак, дип билгеләп үтелә.
ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше,мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында билгеләп үткәнчә, барлык кәрәзле элемтә станцияләре дә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте үткәргән махсус контроль уза: электромагнит нурланыш дәрәҗәләренең рөхсәт ителгән нормаларга туры килүе тикшерелә. Тәртип бозулар ачыкланган очракта, элемтә операторына җитешсезлекләрне бетергәнчегә кадәр җиһазларны өзеп кую кирәклеге турында күрсәтмә бирелә.
Татарстан территориясендә 5G челтәрен киң колачлау якындагы ике-өч елда планлаштырылмый. Бүген 5G челтәре бары тик планлаштыру һәм тестлаштыру стадиясен генә уза.