РФ Президентының 2020 елның 30 мартындагы 232 номерлы Указы һәм РФ оборона министры боерыгы нигезендә 2020 елның 1 апреленнән Россия Федерациясе территориясендә язгы чакырылыш кампаниясе башланды.
Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарда коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан, Балтач районы хәрби комиссариатында барлык кирәкле профилактик чаралар үткәрелә. Балтач районы хәрби комиссариатында килеп туган эпидемиологик хәл мониторингы һәм коронавирус йогышын кисәтү өчен билгеләнгән көчләрнең һәм чараларның эшен координацияләү өчен оператив төркем һәм штаттан тыш дезинфекция командасы төзелде.
2020 елның 12 маенда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарның медицина тикшерүе башланды, 15 майда чакырылыш комиссиясенең беренче утырышы булды. Барлык профилактик чаралар да башкарыла: гражданнарның контактсыз термометриясен үткәрү, шәхси саклану чараларын куллану (битлек, перчаткалар), 1,5 метр озынлыктагы социаль дистанцияне үтәү.
Хәрби комиссариатта һәм чакырылыш пунктында көн саен штаттан тыш дезинфекция командасы көчләре һәм «Балтач районы үзәк хастаханәсе» техник персоналы тарафыннан дезинфекция үткәрелә, шулай ук МБУ «Хуҗалык - эксплуатация хезмәте» белән килешенеп, атнага 2 тапкыр өстәмә дезинфекция үткәрелә. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга бәйле чараларны үткәрүне, шулай ук хәрби исәпкә кую өчен килгән хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарны контрольдә тотуны хәрби комиссариатның вазыйфаи затлары «Балтач районы үзәк хастаханәсе» табиб-белгечләре һәм урта медицина персоналы белән бергә башкаралар.