Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 маенда төнлә урыны белән көнбатыш районнарда туфракта һәм һавада -1˚ кадәр туңдыру көтелә

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Туңдыруларга бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының зыян килү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне яклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңдырмалардан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән каплауны тәэмин итәргә кирәк.

Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/c, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-16 м/c кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +1..+6˚, урыны белән туфракта һәм һавада -1˚. Көндез максималь һава температурасы +14..+17˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International