ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Яшь архивчы мәктәбе» проекты кысаларында Балтач район башкарма комитетының архив бүлеге, Балтач урта белем бирү мәктәбе, Себер тракты һәм Муса Җәлил тарихы музее хезмәткәрләре бүген Балтач урта мәктәбенең 7А сыйныфы укучылары өчен Карадуган авылы музеена экскурсия оештырдылар.

30 ноябрьдә «Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясалды. «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы кысаларында Татарстанның иң яхшы укучыларын - эколог ярдәмчеләрен «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бүләкләделәр.

1 декабрь – Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне.


1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

18-29 ноябрь көннәрендә Төркиянең Анталия шәһәрендә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында шашка уеннары буенча Дөнья чемпионаты узды.

Бөтендөнья иммунодефицит синдромы белән көрәшү көне ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелә.

Балтач балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары 2021 елның 1 декабрендә Биектауда «Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе базасында узган «Биектау» балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының I Республика семинар - практикумында катнаштылар.

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты белән берлектә 2021 елның 3 декабрендә «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» оештыра.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 25.12.2020 елгы №02/26465-2020-27 боерыгы нигезендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Арча, Биектау, Әтнә, Балтач районнары территориаль бүлегендә 2021 елга «кайнар линияләр» һәм «кайнар линия»ләр тематик планы буенча тематик консультацияләр үткәрү, гражданнарны һәм оешмаларны үз вакытында сыйфатлы һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү максатларында 2021 нче елның 25 ноябреннән 3 декабренә кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» үткәрүне оештыра.

1 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International