«Тормыш кадерен бел»

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Бөтендөнья иммунодефицит синдромы белән көрәшү көне ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелә. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) һәм Генераль Ассамблеясе карары буенча 1988 елда кабул ителгән. Бу көн ВИЧ-йогышы таралуга бәйле СПИД эпидемиясе турында хәбәрдарлыкны арттыру, шулай ук әлеге авыру корбаннарын искә алу көне буларак гамәлгә куелган.

Балтач Үзәк китапханәсе инстаграм аккаунтында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә «Тормыш кадерен бел» дип исемләнгән онлайн презентация урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International