1 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт ала. Декада кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен төрле чаралар узачак: интеллектуаль һәм спорт уеннары, онлайн-конкурслар, мастер-класслар, тере концерт, онлайн-марафон.
Декада чаралары мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, өстәмә ярдәм күрсәтүгә, аларга карата кайгыртучанлык һәм җылы мөнәсәбәткә юнәлдерелгән.
Чаралар әлеге пандемия чорында барлык профилактик таләпләрне үтәп узачак.