Кече Лызи укучыларының хыяллары чынга ашкан

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Дөньяны танып белү активлыгын арттыру максатыннан, Кече Лызи мәктәбендә укучылар өчен Татарстанның тарихи урыннарына сәфәрләр даими оештырылып килә. Быелгы уку елында укучыларны Мәскәү каласына алып бару планлаштырылган булган.

Мәскәү шәһәренә сәяхәт «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында тормышка ашырылган.

«Бары хыялда гына калыр сыман тоелган нәрсәләр дә чынга аша икән. Истәлекле мизгелләрнең иге-чиге булмады. Мәскәү безгә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте!» - ди укучылар.

Укучыларга аеруча космонавтика музеена сәяхәт ошаган. Алар космосны үзләштерү тарихы белән таныштылар, космик аппаратлар, скафандрлар һәм башка экспонатлар күрделәр.

Экскурсия балаларга космонавт һөнәре һәм илебез космонавтикасы үсеше турында күбрәк белергә ярдәм иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International