18-29 ноябрь көннәрендә Төркиянең Анталья шәһәрендә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында шашка уеннары буенча Дөнья чемпионаты узды.
Рәсәй җыелма командасы составында чыгыш ясаган райондаш кызыбыз, спорт остасы Чулпан Габделганиева лаеклы беренче урын яулап, дөнья чемпионы исеменә лаек булды! Гомуми исәптә Рәсәй командасы 3 урында.
Балтачыбызның нык ихтыяр көченә ия спортчы кызын хәзер дөнья күләмендә дә таныйлар! Уңышларың дәвамлы булсын Чулпан, без синең белән горурланабыз! Сиңа сәламәтлек, якты киләчәк телибез!