30 ноябрьдә «Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясалды. «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы кысаларында Татарстанның иң яхшы укучыларын - эколог ярдәмчеләрен «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бүләкләделәр. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда санитар-эпидемиологик хәл аркасында, министрлык 2019/2020 уку елы конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын киләсе елга күчерергә карар кылды.
Бүләкләү тантанасында ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев катнашты.
Исегезгә төшерәбез, конкурс Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә оештырылган иде.
100 дән артык җиңүче призлар һәм бүләкләр алды. Бу ике ел эчендә иң активлар Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Минзәлә, Сарман һәм Балтач районнары булды.
Балтач гимназиясеннән абыйлы-энеле Булат һәм Камил Мөкминовлар «Иң актив укучы» номинациясендә (Авыл гомуми белем бирү оешмалары) җиңүчеләр булдылар.