3 декабрьдә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест узачак

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты белән берлектә 2021 елның 3 декабрендә «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» оештыра.

Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест Россия Федерациясе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты тарафыннан 2015 елдан бирле үткәрелә.

Ел саен тарихи тестта дөньяның 52 иленнән 800 меңгә якын кеше катнаша. 2021 елда акция 3 декабрьдә Россиядә Билгесез солдат көнендә узачак. Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле катлаулы ситуациягә карамастан, тест Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук үткәрү илләрендә билгеләнгән чикләүләрне исәпкә алып үткәреләчәк.

Тест бушлай, аны махсус мәйданчыкларда яки проект сайтында онлайн режимда теләгән һәркем үтә ала https://big-history.ru/. Барлык төбәкләрдә дә тест үткәрү мәйданчыклары оештырыла, мәйданчык булып мәгариф оешмасы, югары белем бирү оешмалары, предприятиеләр, төрле өлкәләрдәге учреждениеләр, шулай ук шәхси затлар һәм оешмалар тора ала. Тест нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы сертификат алачак.

Мәйданчыкларны теркәү 2021 елның 1 декабренә кадәр https://big-history.ru/ сайтында башкарыла.  (Мәйданчыкны теркәргә). Тестны оештыру офлайн яки онлайн катнашуны күз уңында  тота. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International