Балтач балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары «Биектау» I Республика семинар - практикумында катнаштылар

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Балтач балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары 2021 елның 1 декабрендә Биектауда «Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе базасында узган «Биектау» балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының I Республика семинар - практикумында катнаштылар.

Номинацияләр: ДОМРА

Тема: «Укытучыларның һөнәри эшчәнлекне камилләштерүгә мотивациясе» (О. Моисеева эшкәртүендәге «Во саду ли, в огороде» җыентыгын тәкъдир итү - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының күмәк чыгышы)

1. Рамазанова Ризидә Рәшит кызы - домра сыйныфы укытучысы (Касимова Камилә, 4 сыйныф, 15 яшь; Мәрданов Раян, 2 сыйныф, 8 яшь)

2. Һадиева Марина Викторовна - концертмейстер

«БАЯН», «ГАРМУН», «КУРАЙ»

Тема: «Балаларны тәрбияләүдә милли музыканың роле»

1. Сөләйманова Айгөл Илшат кызы - укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, фортепиано сыйныфы укытучысы

2. Кадыйрова Миләүшә Нәфыйк кызы - директор, фортепиано сыйныфы укытучысы (Григорьев Максим, 16 яшь, 4 сыйныф «Попурри на темы народных мелодий», гармун)

3. Фәсхетдинов Илнур Зөфәр улы - курай һәм блок-флейта сыйныфы укытучысы (Габдрахманова Диләрә, 12 яшь, 4 сыйныф «Народные мотивы» попурри, курай)

4. Әскарова Гүзәл Рәис кызы - теоретик фәннәр укытучысы, Гарәфетдинова Фәридә Фәрит кызы - вокал-хор дисциплиналары укытучысы (Балтач районы авылларының җырлары, гөслә)

«ФОРТЕПИАНО»

Тема: «Фортепиано сыйныфында татар халык җырларын эшкәртү» (Ш. Шәрифуллин эшкәртүендә «Борынгы халык моңнары» җыентыгын тәкъдир итү)

Миргалимова Гүзәл Зиннәтулла кызы - аккордеон, фортепиано сыйныфы укытучысы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International