ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген, 6 декабрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында "Язмыш алдында сез көчле" дип исемләнгән иҗади бәйгегә йомгак ясалды.

3 декабрь көнне "Хыял" яшьләр үзәге эшче яшьләр арасында "Коррупциягә каршы уен" квест-уены уздырды.

2 декабрь көнне "Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Добровольцы Балтаси" иҗтимагый оешмасы һәм "Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе" волонтерлары белән берлектә мөмкинлекләре чикле бала Гузаерова Ясминә янына бардылар. Ясминә өчен волонтерлар кечкенә генә спектакль күрсәттеләр, уеннар һәм конкурслар үткәрделәр, аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.

Архивтан хәбәрләр

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Әлеге көнгә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең җәмгыять һәм тулаем дәүләт үсешендә тулысынча катнашуына битараф булмаган кешеләр дә кушыла.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 30.11.20021 ел, № 19/5108 Эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» акциясе турында»гы Йөкләмәсе нигезендә һәм үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында «Роспотребнадзор» Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча территориаль бүлеге 2021 елның 9 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» көне оештыра.

3 декабрь көнне Билгесез солдат көне билгеләп үтелде. 

2 декабрь көнне Инвалидлар декадасы кысаларында Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Дуслык белән көчле без!" дип исемләнгән библиоmix үткәрелде.


5
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

5 декабрь 18 сәгатьтән 6 декабрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Бүген 5 декабрьдә Россия Президенты Указы белән Волонтерлар көне билгеләп үтелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International