2 декабрь көнне "Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Добровольцы Балтаси" иҗтимагый оешмасы һәм "Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе" волонтерлары белән берлектә мөмкинлекләре чикле бала Гузаерова Ясминә янына бардылар. Ясминә өчен волонтерлар кечкенә генә спектакль күрсәттеләр, уеннар һәм конкурслар үткәрделәр, аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.