3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Әлеге көнгә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең җәмгыять һәм тулаем дәүләт үсешендә тулысынча катнашуына битараф булмаган кешеләр дә кушыла.
Шул уңайдан 3 декабрь көнне "Хыял" яшьләр үзәге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Шигъри кич" дип исемләнгән чара үткәрде. Шигърият, шагыйрьләр турында сөйләшкәннән соң, һәркем үзенең яраткан шагыйренең китабын алып, ошаган шигырьләрен укыды. Кемдер лирик шигырьләргә өстенлек бирсә, кемдер, сатирик стильдә укып, тыңлаучыларның кәефен күтәрде.