Сосна авыл җирлеге яңалыклары. Билгесез солдат көне

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

3 декабрь көнне Билгесез солдат көне билгеләп үтелде. 

Бу көнне, 1966 елда, Мәскәү астында немец гаскәрләренең тар-мар ителүенә 25 ел тулу уңаеннан, Билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле янында Александровский бакчасында тантаналы рәвештә җирләнгән. Әмма Билгесез солдат көне - ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу көне генә түгел, ә сугыш һәм хәрби конфликтлар вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләрне искә алу көне дә. 

Сосна авыл җирлегендә Билгесез солдат көне кысаларында үлгән, хәбәрсез югалган солдатларны искә алып, алар хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International