Бүген 5 декабрьдә Россия Президенты Указы белән Волонтерлар көне билгеләп үтелә. Волонтер булу өчен активлык та, җаваплылык та һәм йөрәгендә үз теләгең белән башкаларга ярдәм итү максаты да зур булырга тиеш. Балтач районында узган чаралар, хәйриячелек эшләре дә волонтерларны урап узмый. Районыбыз белем йортларында да волонтерлык юнәлешен үстерү, балаларны изге эшләргә җәлеп итү, тәрбияләү юнәлешендә актив һәм бердәм эшчәнлек алып барыла.Үз теләге белән "Иреклеләр" хәрәкәтенә кушылучы олы йөрәкле райондашларыбызның сафы да көннән-көн үсә бара.
"Яхшылык эшлә дә суга сал. Халык белмәсә - балык белер," - дигән бик тирән мәгънәле мәкаль бар халыкта. Игелекле эшләр, риясыз ярдәм һәркемнең ирек, вөҗдан эше.
Кешеләргә яхшылык эшләү, ярдәмгә сәләтле икәнлекләрен йөрәкләре белән тоярга өйрәнеп, игелекле гамәлләр кылучы барлык волонтер райондашларыбызны бүгенге бәйрәм белән котлыйм! Тыңгысыз йөрәкләрегез һәрвакыт сизгер булсын, тормыш энергиягез беркайчан да сүрелмәсен! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин