Бүген, 6 декабрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында "Язмыш алдында сез көчле" дип исемләнгән иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Моннан бер ай элек клуб әлеге бәйгене игълан итте: катнашырга теләгән һәркем үз тормышын чагылдырып иҗади эшләр юллады. Бәйгегә барлыгы 17 эш кабул ителде - катнашучы һәркемгә истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.
Чара һәркемнең күңеленә хуш килде, бик матур һәм оешкан төстә узды. Катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!