9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан 3 декабрь көнне "Хыял" яшьләр үзәге эшче яшьләр арасында "Коррупциягә каршы уен" квест-уены уздырды. Уенда 14 кеше катнашты, ул 6 этаптан торды. Һәр этапта, әгәр катнашучы биремне үти алмаса, коррупция турында сораулар бирелде.
Квест-уенның җиңүчеләре:
1 урын - Насыйбуллин Алмаз
2 урын - Закиров Мөхәммәт
3 урын - Мөкминова Сөмбел
Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.