"Дуслык белән көчле без!"

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

2 декабрь көнне Инвалидлар декадасы кысаларында Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Дуслык белән көчле без!" дип исемләнгән библиоmix үткәрелде. Чара барышында балалар, әниләре белән бергәләп, әкиятләр буенча "Кайда хата бар?" уенын уйнадылар, кроссворд чиштеләр, мастер-класста сюрпризлы чәчәк ясарга өйрәнделәр. Кичә шигырь, җыр, театраль номерлар белән дә үрелеп барды. "Иң беренче Балтач Үзәк балалар китапханәсенә килермен", - дип вәгъдә биргән Кыш бабай белән Кар кызы сүзләрендә тордылар. Алар балаларны шатландырып, яңа ел бүләкләре бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International