ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2015 ел
җомга

22 нче майда СМӘЕЛ авыл китапханәсе, «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге”проектының йомгаклау чарасы итеп,1нче сыйныф укучылары өчен “Осталарга бай авылым” исеме астында экскурсия оештырды.

Укучы балалар ат арбалары, тарантас ясаучы алтын куллы авылдашыбыз Фазылҗанов Фәрит абыйда кунакта булдылар.Оста балаларга, инде тарихи үткәнебездә калган ,тарантас хакында сөйләде.Ә яшелчәчелек белән шөгыльләнүче яшь оста Латипов Илнур балаларны үзләренең теплицалары белән таныштырды, искиткеч ямьле чәчәк үсентеләре балаларга аеруча ошады.

2014 нче елның 12 ноябреннән  «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дигән мәдәни-мәгариф проектына старт бирелгән иде.1 сыйныф укучылары ел дәвамында көндәлектәге мәгълүмәт ярдәмендә Татарстанның мәдәни объектлары белән таныштылар, китапханәләргә, мәдәният йортларына, музейларга, кинозалларга бардылар һәм алган хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә язып бардылар. Көндәлекне тәмамлау максатыннан 22 май көнне  “Мин иң мәдәниятле укучы” дип исемләнгән “Брейн ринг” интелектуаль уен узды. Уенда  1А гимназия, 1Б гимназия, 1А БСШ, 1Б БСШ, 1В БСШ  командалары көч сынашты. 

Бүген сәг.10.00 да Балтач район Советының Президиум утырышы узды.

22 нче май көнне Шөңшеңәр авыл китапханәсе тарафыннан “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, 2015 нче ел –Татарстанда парклар һәм скверлар елы кысаларында “Татарстан – туган илебез! Яратабыз бар да сине без!” дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрелде. Бу дәрес китапханә кысаларында гына булмыйча, Татарстан дигән Ватаныбызның бер өлеше булып торган туган авылыбыз Шөңшеңәрдә урнашкан мәдәни урыннар буйлап сәяхәт кылудан гыйбарәт иде. Мәдәни дәреснең максаты – укучыларга туган ягыбыз табигатенең гүзәллеген тагын бер мәртәбә искәртеп, аларда горурлык хисләре тәрбияләү. Чара ахырында китапханәдә туган авылыбызга багышланган презентация күрсәтелде. Укучылар сыйныфтан тыш уку өчен китаплар да яздырып алдылар.

21 май көнне Борнак  авыл  китапханәсендә «Беренче сыйныф укучысының

мәдәни  көндәлеге” проектында кысаларында “Бәхетле балачак” исемле күңелле дәрес үткәрелде. Бәхетле балачак иле турында сөйләнелде һәм презентация күрсәтелде. Кичәбез табигать кочагында күңелле уеннар белән дәвам ителде.

15-16 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булды. 

Анда безнең районнан «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының район җитәкчесе Зөлфирә Камалова, ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, район хатын-кызлар советы рәисеФирая Хәкимҗанова, язучы-журналист Фәридә Шакирова, Карадуганнан Гөлсинә Галиева һәм Кунырдан Гөлшат Шәрәфетдинова катнашты


20
май, 2015 ел
чәршәмбе

Смәел авыл китапханәсе һәм Смәел гомум белем бирү мәктәбе көче белән 19 нчы май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Җиңү җыры ишетелә ераклардан...” дип исемләнгән тематик кичә уздырылды.Әлеге кичәнең төп максаты Бөек Ватан сугышында катнашкан Камилов Фазыл Камал улы исеменә язылган,аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгәнлекне дәлилләүче наградной листны туганнарына тапшыру булды.

Кичә теманы ачучы җырлар, биюләр, театраль күренешләр, презентация белән үрелеп барды.Аны уздыруда мәктәпнең 1нче , 6-7 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары зур активлык күрсәттеләр.

 

19 май көнне Балтач шәһәр тибындагы поселокта яшәүче тыл ветераны Нигматуллин Илдус Нигматулла улы Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча теплоходта сәяхәт кылырга китте. 

    Агымдагы елның 19 мае көнне социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез “Социаль туризм” программасы кысаларында Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи музеена сәяхәт кылдылар. Тамырлары белән Шоданың үзеннән булган Мирхәйдәр Фәйзинең тормышын чагылдырган музей барысына да бик нык ошады.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
15 май халыкара гаилә көне уңаеннан, Балтач районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы рәвештә Кариле авылында гомер итүче Җәләловлар гаиләсен кызлары Газизә тууы белән котлап уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International