Жиңунең 70 еллыгы уңаеннан Балтач районы Шода авылында яшәүче тыл ветераны Хәлиуллина Разыя Хәлиулла кызына капка коймаларына һәм баскыч төбенә ремонт ясалды. ООО «Якты юл» җитәкчесе Хакимов Раиф Габдулловичка һәм Куныр авыл җирлеге башлыгы Асхадуллин Зиннур Нурлыҗановичка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
9 май көнне тантаналы митингта Балтач районы Түнтәр авылында яшәүче сугыш инвалиды Газизов Вагыйз Газиз улына “Тандем” компаниясе Matiz автомобиле бүләк итте. Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән “Тандем” компаниясенә рәхмәт хаты тапшырылды.
Жиңунең 70 еллыгы уңаеннан Балтач районы Дорга авылында яшәүче Константинов Василий Яковлевичнын үзәк авыл урамыннан йортына керә торган юлына ремонт ясалды. «Активист» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Семенов Герман Владимировичка һәм Куныр авыл җирлеге башлыгы Асхадуллин Зиннур Нурлыҗановичка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
13 май көнне халыкка «Наз» комплекслы хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Өйгә барып социаль хезмәт булекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина «Осторожно мошенничество» темасына лекция укыды һәм буклетлар таратты.
2 май көнне өмә ясап, Көек авылы китапханәсе каршындагы һәйкәл янын үз көчебез матурлап эшләп, һәйкәлне буядык.
30 апрель көнне Көек авылы китапханәсендә , Җиңүнең 70еллыгына карата, тыл һәм хезмәт ветераннары өчен “Җиңү көне белән” исемле музыкаль тематик кичә булды.Кичәбез түгәрәк өстәл артында, сугыш вакытындагы, сугыштан соңгы елларны искә төшереп, дәвам итте.
Биктәш авылында яшәүче сугыш ветераны Иванов Павел Герасимовичка 10 май көнне 90 яшь тулды. 9 май көнне тантаналы митингта юбилярны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин котлады, Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.