ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2015 ел
сишәмбе
2015 ел 8 маенда Куныр авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинглар Улисьял, Дорга, Шода, Куныр авылы һәйкәлләре янында зур оешканлык белән узды. 
6 майда Нөнәгәр урта мәктәбе укучылары «Хәтер йөгереше» эстафетасын кабул итеп алдылар. 7 майда Нөнәгәрдән   Чутайга кадәр йогереп уздылар. 
7-майда Чутай авылында, 8-майда Нонэгэр , Комаров-Завод авылларында Боек жинунен 70 еллыгына багышланган митинглар  узды. Митингта сугыш ветераны, тыл ветераннары, авыл халкы, мэктэп укучылары катнашты.

9
май, 2015 ел
шимбә

   Тарихка алтын хәрефләр белән язылган Җиңү көненең кешелек дөньясы өчен нинди зур кыйммәткә ия булуын һәркем яхшы белә. Безне фашизм коллыгыннан коткарган, балаларыбызның-оныкларыбызның бәхете өчен килгән изге көн бу!

   Җиңү көне безгә бик кыммәткә төште. Газиз Ватаныбызны яклап Шөңшеңәр һәм Ор авылларыннан 448 кеше солдат шинеле киде, кызганычка каршы, аларның 236сына туган якларын кабат күрү насыйп булмады, ил азатлыгы өчен яу кырларында батырларча һәлак булдылар.

   Ә тылдагылар, ач-ялангач булсалар да, үз ихтыяҗларын онытып Җиңү көнен якынайту өчен басу-кырларда көнне-төнгә ялгап эшләделәр.

   Тарихның моңарчы тиңдәше булмаган олы вакыйгасы – Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршы алу һәм истәлекле итеп үткәрү максатыннан Шөңшеңәр авыл җирлегендә барысы да эшләнде.

   Яу кырында азатлыгыбыз өчен башларын салган авылдашларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлләрдә санаулы көннәр эчендә ремонт эшләре булды. Шөңшеңәр һәйкәленә “Маяк” җәмгыяте тарафыннан (җитәкчесе Хаҗиев Х. Ә.) 110 000 сумга керү юлына һәм һәйкәл әйләнәсенә брусчатка җәелде. Ор авылы һәйкәлендә дә 30 000 сум күләмендә ремонт эшләре булды. Иганәчесе Җәләлов Ринат Гыйният улы.

   Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тантаналы митинглар Шөңшеңәр һәм Ор авылларында 8 нче май көнне үткәрелде. Бу митингта Шөңшеңәр авыл җирлеге, “Маяк” җәмгыяте , төп гомуми мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары һәм китапханә, почта, мед. пункт хезмәткәрләре катнашты.

   Җирлегебездә бары тик бер генә сугыш ветераны калды. Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары – 98 кеше. Аларның һәрберсенә “Маяк” җәмгыяте, Шөңшеңәр авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән пакетлар тапшырылды. Митингтан соң 52 ветераныбыз чәй табынына чакырылды. Алар өчен авыл үзешчәннәре һәм район мәдәният йортыннан чакырылган артистлар бик матур концерт күрсәттеләр. Өлкәннәребез үзләренә шундый истәлекле бәйрәм оештырган җитәкчеләргә, чәй табынын әзерләгән мәктәп ашханәсе хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтеп якты хатирәләр белән таралыштылар.


8
май, 2015 ел
җомга

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары, тыл батырлары, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар!

 

Бүген тарихка алтын хәрефләр белән язылган иң изге, иң абруйлы чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы!

 Җиңү көне барлык кешеләр  өчен һәрвакыт горурлык, батырлык символы,  кайгы  һәм халык хәтере белән бергә үрелгән бәйрәм булды. Чыннан да, бу иң изге бәйрәм көннәрендә һәркемдә горурлык, өлкән буыннарыбызга карата рәхмәт һәм соклану хисләре кабат яңара.
Югары Шубан авылында гомер итүче озак еллар урын өстендә ятучы тыл ветераны Зарипова Кәшифә Сәгыйт кызы өчен бу көннәрдә икеләтә бәйрәм: аңа ходай тагәлә  үзенең 89 нчы туган көнен һәм Бөек Җиңү бәйрәменең 70 еллыгын исән-сау килеш каршыларга насыйп итте.

7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
27 апрель  көнне  Пыжмара  авыл   китапханәсендә   сөекле   Тукаебызны   искә  алу  көне  уңаеннан  2-4  сыйныф укучылары  белән  "Тукай-  сүнмәс   йолдыз   ул" дип  исемләнгән  шигырь  кичәсе   уздырылды.Укучыларыбыз  Тукай  иҗаты  белән   кызыксынуларын,  аны   яратуларын  исбат  иттеләр. 

7нче майда Смәел авыл китапханәсе, «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, “Авылымны бизи һәйкәлләр” исеме астында беренче сыйныф укучыларын Смәел авылындагы һәйкәлләр белән таныштыру максатыннан экскурсия үткәрде. Укучы балаларга Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәл, Смәелнең горурлыгы булган Советлар Союзы Герое Гайфетдин Гыйльметдинов истәлегенә куелган һәйкәл, мәктәп янында урнашкан, сугыштан исән кайткан авылдашлар хөрмәтенә утыртылган, “Җиңү” аллеялары хакында сөйләнелде.

2015 елның апрель аена Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы Социаль яклау бүлегенең эшчәнлеге турында мәгълүмат.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучылар күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, апаларга ,әбиләргә, тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту максатыннан    Татарстан Республикасы  Профсоюзлары Федерациясе балалар рәсеме һәм плакаты  республика конкурсы уздырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International