Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары, тыл батырлары, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар!
Бүген тарихка алтын хәрефләр белән язылган иң изге, иң абруйлы чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы!
Җиңү көне барлык кешеләр өчен һәрвакыт горурлык, батырлык символы, кайгы һәм халык хәтере белән бергә үрелгән бәйрәм булды. Чыннан да, бу иң изге бәйрәм көннәрендә һәркемдә горурлык, өлкән буыннарыбызга карата рәхмәт һәм соклану хисләре кабат яңара.
Шул уңайдан Балтач район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән уземнең исемнән Сезне һәм Сезнең аша районыбызның барлык күпмилләтле халкын бүгенге олы бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы - 9 Май бәйрәме - Җиңү көне белән чын куңелдән тәбрик итәм! Һәркайсыгызга сәламәтлек, тыныч-имин тормыш, хәерле озын гомер, бәхет телим.
Бөек Ватан сугышы кешеләр хәтерендә гадәттән тыш хәл, бөтен ил өчен иң авыр сынау буларак мәңгегә уелып калды. Җиңү гаять зур югалтулар бәрабәренә яуланды.
Бу канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә ветераннарыбызның сугыш уты көйдергән йөрәкләрендә әрни, тәннәрендә төзәлмәс яралар булып сыкрый, толларның күңелендә әче сагыну - сагыш, ятимнәрнең йөрәгендә газаплы әрнү-юксыну булып җанын телгәли.
Еллар үткән саен бу җиңүнең тарихи һәм тәрбияви әһәмияте батырлык үрнәге, тормыш куанычы һәм дан булып буыннан-буынга күчә бара.
Ә бу Җиңү бездән гаять зур көч куюны, кире кайтарып булмаслык матди югалтулар һәм күпсанлы корбаннар таләп итте.
Кызганыч, елдан-ел хөрмәтле ветераннарыбызның сафы сирәгәя бара. Ә күпме якташларыбызның исем-фамилияләре Европа буйлап тезелеп киткән таш-һәйкәлләргә алтын хәрефләр белән уелган.
Мөхтәрәм фронтовиклар, тыл батырлары! Бүген тыныч мул тормышта имин яшәвебез өчен без Сезгә бурычлы! Сезнең актив тормыш позициягез, яшәү көчегез, ныклы ихтыярыгыз, тормышны чиксез яратуыгыз һәм оптимистик рухта булуыгыз хәзерге яшьләр өчен иң күркәм үрнәк - һәммәбез өчен зур тормыш мәктәбе.
Райондашларыбызның Сезнең варисларыгыз булган бүгенге буыны да сынатмас - халкыбызның үлемсез батырлыгы хакына Ватаныбызга тугрылыклы хезмәт итәр, рухи кыйммәтләребезне саклап калуга үзенең лаеклы өлешен кертер, Сезгә берайчан да үзенең ихтирамын һәм күңел җылысын суытмас.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне барыгызны да бөтенхалык бәйрәме - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән белән кайнар котлыйм! Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. Язның җылы кояш нурлары мул игеннәр белән сөендерсен, халкыбызның үлемсез батырлыгы рухи кыйммәтләребезне саклап илебезгә тугрылыклы хезмәт итүгә өндәп торсын.
Киләчәгебез һәрчак аяз, ил-көннәребез имин булсын! Бәйрәм белән!