Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган балалар рәсеме һәм плакаты республика конкурсы

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучылар күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, апаларга ,әбиләргә, тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту максатыннан    Татарстан Республикасы  Профсоюзлары Федерациясе балалар рәсеме һәм плакаты  республика конкурсы уздырды. Конкурс комиссиясе   нәтиҗәләр ясады. Призлы урыннар исемлегендә  безнең яшь райондашларыбыз да бар.

 

     I категориядә (мәктәпкәчә 4-6 яшь)  1 урынны   Нурмухаметова Азалия Маратовна яулады, икенче номерлы Балтач балалар бакчасында тәрбияләнә, 4 яшь, Балтач бистәсеннән.

 

     II категориядә (7-11 яшь) 2 урынны Мухаметзянов Азат Ильгамович яулады,  Балтач урта мәктәбенең 2 «Б» сыйныф  укучысы, 8 яшь, Балтач бистәсеннән.

 

     III категориядә (12-16 яшь) 3 урнынны  Нуриева Альсина Ришатовна яулады, Балтач урта мәктәбенең 7 «А» сыйныф  укучысы, 13 яшь, Балтач бистәсеннән.

 

    Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, катнашучыларга рәхмәт хатлары  тапшырылды.

 

    Барлык конкурста катнашучыларга  олы рәхмәтебезне белдерәбез.

    Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбыз­га да!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International