Тыл ветераны Зарипова Кәшифә апа Сәгыйтовнаны туган көне һәм Җиңү бәйрәме белән котлау

2015 елның 8 мае, җомга
Югары Шубан авылында гомер итүче озак еллар урын өстендә ятучы тыл ветераны Зарипова Кәшифә Сәгыйт кызы өчен бу көннәрдә икеләтә бәйрәм: аңа ходай тагәлә  үзенең 89 нчы туган көнен һәм Бөек Җиңү бәйрәменең 70 еллыгын исән-сау килеш каршыларга насыйп итте.Шул уңайдан Шубан авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм мәдәният йортында эшләүче кызлар Кәшифә апа янында кунакта булып, аны бәйрәмнәре белән котлады,хәлләрен белешеп кайтты: истәлек бүләкләре ,”Алга” җәмгыяте әзерләгән күчтәнәчләрне тапшырып кайтты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International