Тарихка алтын хәрефләр белән язылган Җиңү көненең кешелек дөньясы өчен нинди зур кыйммәткә ия булуын һәркем яхшы белә. Безне фашизм коллыгыннан коткарган, балаларыбызның-оныкларыбызның бәхете өчен килгән изге көн бу!
Җиңү көне безгә бик кыммәткә төште. Газиз Ватаныбызны яклап Шөңшеңәр һәм Ор авылларыннан 448 кеше солдат шинеле киде, кызганычка каршы, аларның 236сына туган якларын кабат күрү насыйп булмады, ил азатлыгы өчен яу кырларында батырларча һәлак булдылар.
Ә тылдагылар, ач-ялангач булсалар да, үз ихтыяҗларын онытып Җиңү көнен якынайту өчен басу-кырларда көнне-төнгә ялгап эшләделәр.
Тарихның моңарчы тиңдәше булмаган олы вакыйгасы – Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршы алу һәм истәлекле итеп үткәрү максатыннан Шөңшеңәр авыл җирлегендә барысы да эшләнде.
Яу кырында азатлыгыбыз өчен башларын салган авылдашларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлләрдә санаулы көннәр эчендә ремонт эшләре булды. Шөңшеңәр һәйкәленә “Маяк” җәмгыяте тарафыннан (җитәкчесе Хаҗиев Х.Ә.) 110 000 сумга керү юлына һәм һәйкәл әйләнәсенә брусчатка җәелде. Ор авылы һәйкәлендә дә 30 000 сум күләмендә ремонт эшләре булды. Иганәчесе Җәләлов Ринат Гыйният улы.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тантаналы митинглар Шөңшеңәр һәм Ор авылларында 8 нче май көнне үткәрелде. Бу митингта Шөңшеңәр авыл җирлеге, “Маяк” җәмгыяте , төп гомуми мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары һәм китапханә, почта, мед. пункт хезмәткәрләре катнашты.
Җирлегебездә бары тик бер генә сугыш ветераны калды. Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары – 98 кеше. Аларның һәрберсенә “Маяк” җәмгыяте, Шөңшеңәр авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән пакетлар тапшырылды. Митингтан соң 52 ветераныбыз чәй табынына чакырылды. Алар өчен авыл үзешчәннәре һәм район мәдәният йортыннан чакырылган артистлар бик матур концерт күрсәттеләр. Өлкәннәребез үзләренә шундый истәлекле бәйрәм оештырган җитәкчеләргә, чәй табынын әзерләгән мәктәп ашханәсе хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтеп якты хатирәләр белән таралыштылар.