Сугыш ветераны Иванов Павел Герасимовичка 90 яшь тулды.

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Биктәш авылында  яшәүче сугыш ветераны Иванов Павел Герасимовичка 10 май көнне 90 яшь тулды.  9 май көнне тантаналы митингта юбилярны  Балтач муниципаль район башлыгы  Рамил Нотфуллин котлады, Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

  10 май көнне юбилярны өенә барып социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы   Рәшит Насыйбуллин,  җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллиннар котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

     Павел Герасимович  озак еллар колхозда эшләде, бугенге көндә хатыны һәм улы  тәрбиясендә яши.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International