15-16 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булды.
Анда безнең районнан «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының район җитәкчесе Зөлфирә Камалова, ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, район хатын-кызлар советы рәисеФирая Хәкимҗанова, язучы-журналист Фәридә Шакирова, Карадуганнан Гөлсинә Галиева һәм Кунырдан Гөлшат Шәрәфетдинова катнашты.
18 ил вәкилләре, дәрәҗәле кунаклар алдында доклад ясаган «Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова балтачлылар эшчәнлегенә дә зур бәя бирде, бигрәк тә бу юнәлештә бөтен чараларның инициаторы һәм оештыручысы булган Зөлфирә Камалованымактап телгә алды.
Камалованың үз чыгышы да конкрет мисалларга, эшлекле тәкъдимнәргә нигезләнгән төпле фикерле һәм актуаль булуы белән зур кызыксыну уятты. Моңарчы да күптөрле җәмәгать эшләрендә зур активлык күрсәткән ясле-бакча мөдире булып эшләгәндә үк туган телне саклау һәм үстерү, милли гореф-гадәтләргә зур игътибар биреп тәрбия эшчәнлеген алдынгы ысуллар белән алып барган Зөлфирә Камалова турында журналист Фәридә Шакированың очеркы ике йөздән артык эш тәкъдим ителгән «Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны» бәйгесендә икенче урынны яулап, автор Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде.