ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2015 ел
чәршәмбе

22 май көнне Шубан китапханәсе,,Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге»проектының йомгаклау чарасы итеп 1 сыйныф укучылары өчен ,,Казанның тарихи битләре” исеме астында презентация күрсәтте һәм ,,Ел укучысы” бәйгесе белән йомгаклады 

Хөрмәтле китапханәче  ветераннарыбыз,

китап укучыларыбыз, хезмәттәшләр!

Сезне китапханәләр көне белән тәбрик итәбез. Китапханәчеләр халыкка мәгърифәт нуры таратучылар, күңелләрне агартучылар, яктыртучылар алар.

Бәйрәмебез котлы булсын! Китап кадерен, аның тәмен белгән укучыларыбыз тагын да күбәйсен. Барыгызга да гаилә иминлеге, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телибез. Кешеләргә гыйлем, гаделлек, иҗади хезмәт һәм тынычлык юлын яктыртучы ут китапханәләрдә беркайчан да сүнмәсен!

 Дус, тату коллектив булып, иҗади уңышларга ирешик!

Үзәк китапханә коллективы
23 май көнне узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә Бөрбаш авыл китапханәсе тарафыннан бүләкләнгән укучылар арасында "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесендә иҗади эше белән катнашкан Мифтахова Азалия аерым урын алып тора.
26 май көнне сәг.14.00да Балтач район Советының чираттагы 36-нчы утырышы узды. Утырышның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атласовна Ратникова, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре,    авыл хуҗалыгы,   предприятие,   оешма,   учреждение  җитәкчеләре, мәктәп директорлары, дин әһелләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнаштылар

26
май, 2015 ел
сишәмбе
Бөрбаш китапханә филиалында 22 май көнне 1 сыйныф укучылары белән Мәдәни көндәлеккә йомгак уңаеннан "Бәхетле балачак" исемле кичә үтте.

    22 май көнне Балтач районының “Наз”  үзәге белгечеләре, волонтерлар һәм “Хыял” яшьләр үзәге белән берлектә социаль реклама ышаныч телефоны буенча флешмоб үткәрделәр.

Халыкара Гаилә көне уңаеннан, Балтач ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яңа туган сабыйга туу турында таныклык тапшырылды. Ранил һәм Фирүзә Мөхәммәтгалиевлар гаиләсендә тормышларын түгәрәк итеп, өченче балалары дөнбяга аваз салды
Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә, 2006 елның 25 мае паспорт көне дип игълан ителде.Бәйрәм уңаеннан Балтач ГХАТ бүлегендә 14 яшькә җиткән 18 яшь балтачлы тантаналы рәвештә кулларына шәхесләрен раслаучы беренче документын алды

25
май, 2015 ел
дүшәмбе

Уважаемые предприниматели Балтасинского муниципального района!

 
Тепло и сердечно поздравляем вас с профессиональным праздником -  Днем Российского предпринимательства! 


24
май, 2015 ел
якшәмбе
22 май көнне Арбор авыл китапханәсендә "Беренче сыныф укучысының мәдәни көндәлеге" кысаларында "Борыңгы уенлы җырлар" дип исемләнгән җырлы-уенлы кичә үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International