5 июнь көнне 12 июнь-Русия көне уңаеннан Балтач үзәк китапханәсенең уку залында “Будем всегда Россией гордиться” исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә эшләү дәверендә яшүсмерләр дә, урта буын китап укучылары да китап күргәзмәсенә куелган күпсанлы китаплар белән танышып үзләренә күп мәгьлүмәт алдылар.
2015 нче елның 3 нче июнендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсовод аларны туган якның тарихын, төрле милләт халыкларының тормыш - көнкүрешен тасвирлаган экспонатларны сөйләп, күрсәтеп чыкты. Шулай ук Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшләнгән яңа стенд белән таныштырды. Бу күргәзмәләр якташларыбыз батырлыгының якты истәлеген хәтерләтә.
Музейда күзәтеп йөргәндә Файзрахманов Рашит фотосүрәтләр арасыннан туганнарын танып алган. Биредәге экспонатларның күплеге, эчтәлекле булуы тернәкләнүчеләрне шаккаттыра. Аннан алар бик сөенеп, канәгатьләнеп кайталар.Әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә яшәү көче өстәргә зур мөмкинлекләр бирә.
6 июнь көнне халыкка «Наз» комплекслы хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Өйгә барып социаль хезмәт булекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина «Чиста Йорт» акциясенә йомгак ясады.
Балалар яклау көне кысаларында Балтач «Наз» Үзәге белгечләре 14 купбалалы гаилә балаларын Казанга алып барып кайтты. Яшь сәяхәтчеләр теплоходка утырып Идел буйлап йозделәр, торле уеннар уйнадылар, буләкләр алдылар.