Рәйсә Гарифҗан кызы Гарифҗановага 31 май көнне 90 яшь тулды.

2015 елның 31 мае, якшәмбе

 

   Югары Субаш авылында яшәүче Рәйсә Гарифҗан  кызы Гарифҗановага 31 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин,  халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Радафил Рәхимҗанов, Балтач район үзәк больницасының  баш врачы Газинур Давлиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл  җирлеге исеменнән   бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Рәйсә  апа куп еллар Югары Субаш  авылында медпунктта санитарка булып эшли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International