ДЦ «Волонтер» СДР РТ активистлары район Сабантуенда актив катнаштылар.

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

   7 июнь көнне Балтач районының “Наз” үзәгенең социаль педагогы Эльвира Әхмәдуллина һәм ДЦ «Волонтер» СДР РТ активистлары район Сабантуенда актив катнаштылар. Алар Балтач районының спорт һәм яшьләр бүлегенә балаларга кисеш уены, капчык киеп һәм йомырка белән йогерү, чүлмәк вату кебек уеннар уйнатырга булыштылар. Татар халык националь киемендә халыкка чәкчәк, кош теле кебек ризыклар тараттылар. Шулай ук сәхнәдән ерак түгел урында, халык күп йөри торган җирдә, хәйрия акциясе оештырып алдылар. Винни Пух яки “Сабантуй -2015” баннеры янында истәлеккә фотога төшеп, халык махсус савытка акча салып барды. Хәйрия акциясе турында 300 дән артык визитка таратылды. Җыелган акчалар азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга китаплар һәм уенчыклар өчен тотылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International