2015 нче елның 3 нче июнендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсовод аларны туган якның тарихын, төрле милләт халыкларының тормыш - көнкүрешен тасвирлаган экспонатларны сөйләп, күрсәтеп чыкты. Шулай ук Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшләнгән яңа стенд белән таныштырды. Бу күргәзмәләр якташларыбыз батырлыгының якты истәлеген хәтерләтә.
Музейда күзәтеп йөргәндә Файзрахманов Рашит фотосүрәтләр арасыннан туганнарын танып алган. Биредәге экспонатларның күплеге, эчтәлекле булуы тернәкләнүчеләрне шаккаттыра. Аннан алар бик сөенеп, канәгатьләнеп кайталар.Әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә яшәү көче өстәргә зур мөмкинлекләр бирә.