Балтач ГХАТ бүлегендә 14 яшькә җиткән 18 яшь балтачлы тантаналы рәвештә кулларына шәхесләрен раслаучы беренче документын алды

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә, 2006 елның 25 мае паспорт көне дип игълан ителде.Бәйрәм уңаеннан Балтач ГХАТ бүлегендә 14 яшькә җиткән 18 яшь балтачлы тантаналы рәвештә кулларына шәхесләрен раслаучы беренче документын алды. Алар билгеле вазифаларга, шулай ук хокукларга ия булган илнең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Бүгенге көндә әлеге егетләр һәм кызлар өчен иң мөһиме – яхшы уку, физик һәм рухи яктан үсү, үзләрен олы тормышка әзерләү. РФ гражданины паспортын аларга Россия федераль-миграцион хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе  инспекторы  Минһаҗева Фәйрүзә, район ветераннар Советы рәисе Абдуллин Рифат Габдулла улы  тапшырдылар. Алар егетләрне һәм кызларны әлеге мөһим вакыйга белән котладылар, матур теләкләргә ата-аналар да кушылды
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International