Балтач ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яңа туган сабыйга туу турында таныклык тапшырылды

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Халыкара Гаилә көне уңаеннан, Балтач ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яңа туган сабыйга туу турында таныклык тапшырылды. Ранил һәм Фирүзә Мөхәммәтгалиевлар гаиләсендә тормышларын түгәрәк итеп, өченче балалары дөнбяга аваз салды. Балага матур эйтелешле, мәгънәле исем – Баязит исеме кушылды. Бу чарада әби-бабайларның матур теләкләре бәйрәмгә ямь өстәде. Шулай  ук бәйрәмдә “Ак калфак” татар хатын-кызлыр иҗтимагый оешма җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова катнашты.  Ул күркәм гаиләгә үзенең җылы теләкләрен һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International