Балтач район Советының чираттагы 36-нчы утырышы узды

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

26 май көнне сәг.14.00да Балтач район Советының чираттагы 36-нчы утырышы узды. Утырышның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атласовна Ратникова, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре,    авыл хуҗалыгы,   предприятие,   оешма,   учреждение  җитәкчеләре, мәктәп директорлары, дин әһелләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнаштылар.

 Утырыш алдыннан район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Римма Атласовнаны үткән күркәм юбилее белән котлады.  

Район Советы утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Балтач  муниципаль районының 2015-нче елга кабул ителгән  бюджетының 3 айлык үтәлеше турында.

Чыгыш ясады район башкарма комитеты җитәкчесенең район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов.

2. Балтач муниципаль районы территориясендә милләтара һәм  дини конфессияләр арасындагы  мөнәсәбәтләрнең  торышы  турында.

Чыгыш ясадылар район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаел улы Гайнетдинов, Балтач районы мөхтәсибе, Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил  Васыйл  улы  Фазлыев, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Котдус улы Усманов.

3.  Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исемен бирү турында.

Чыгыш ясады район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров.

4. Балтач муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең эшчәнлеге турында

 Чыгыш ясады балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Гөлнар Рәис кызы Габдрахманова.

Депутатлар тарафыннан район Советының тиешле карарлары  кабул ителде
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International